news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар китабы йортында «Казан утлары» журналының 100 еллыгына күргәзмә ачылачак

Күргәзмә 25 апрельдә 14.00 сәгатьтә ачыла, ул 27 майга кадәр эшләячәк.

Татар китабы йортында «Казан утлары» журналының 100 еллыгына күргәзмә ачылачак
Владимир Васильев

25 апрельдә Татар китабы йортында «Казан утлары» журналының 100 еллыгына багышланган «Ядкарьләрдә – рухи йөзебез» дигән күргәзмә ачыла. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Биредә тамашачылар әлеге журналның күпкырлы эшчәнлеге (иҗат, командировкалар, фикер алышулар, бәяләмәләр) белән таныша алачак. Бу хакта журналның төрле еллардагы төпләмәләре, шәхси әйберләр, хатлар, хезмәткәрләрнең фотолары һәм документлары, редакциягә тапшырылган бүләкләр сөйләячәк.

«Казан утлары» журналы – татар телендәге әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси басма, - ди Шәриф Камалның мемориаль фатирындагы Татар әдәбияты тарихы музее (Татар китабы йорты) мөдире Айдар Шәйхин. – Аның сәхифәләрендә татар халкының тарихы, ил тарихы контекстында татар әдәбиятының үсеше чагыла».

Журнал төпләмәләрендә, 1922 елдан башлап, басманың бөтен юлы тәкъдим ителгән. Нәкъ менә шул елны «Безнең юл» дигән әдәби-нәфис журнал чыга башлый.

Күргәзмәдә журналга төрле елларда тапшырылган бүләкләр, шул исәптән «Мактау билгесе» ордены белән дә танышырга мөмкин. Редакция аңа 1977 елның 17 гыйнварында лаек булган.

Экспозициядә Галимҗан Ибраһимов, Кави Нәҗми, Габдрахман Әпсәләмов, Сибгат Хәким, Зәки Нури, Мөхәммәт Мәһдиев һәм басма белән хезмәттәшлек иткән башка язучыларның шәхси әйберләре, фото һәм документлары тәкъдим ителгән.

Күргәзмә 14.00 сәгатьтә ачыла, ул 27 майга кадәр эшләячәк. Бирегә Пушкин каратасы белән дә керергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100