news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде

Илфак Ибраһимов быел "Казан утлары" журналыннан китмәячәген белдерде.

"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 декабрь, "Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). "Казан утлары" журналының баш мөхәррире алышыну матбугат чараларында җитәкчелекне яшәртү максатыннан эшләнә. Әдәби журналга яңа мөхәррир билгеләнәчәге турындагы яңалыкны Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышында Берлек рәисе Данил Салихов шулай дип шәрехләнде.

Җыелышта "Казан утлары" журналының баш мөхәррире алышыну темасын халык язучысы Рабит Батулла күтәреп чыгарды. Ул соңгы елда журналның тиражы артуын, сыйфаты яхшы булуын ассызыклады.

Данил Салихов үзенең "Татмедиа" җитәкчелеге белән сөйләшүен, әдәби журналның баш мөхәррирллегенә яшь кешенең - яшь галим һәм талантлы язучы Рөстәм Галиуллин билгеләнүен әйтте.

Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Илфак Ибраһимов сүз алып журнал белән бәйле вазгыятьне аңлатып узды. Баланс комиссиясенең уңышлы узуын, журналның тиражы кимемәвен, яңа буын укучылар тартылуын ассызыклады. Коллективның да яшәргәнлеген әйтте. Илфак Ибраһимов үзенең 2018 елларда китергә җыенуын да искәртеп узды. "Мин әле 15 гыйнварга кадәр эшлим. Журналның беренче номерына үзем кул куеп чыгарып калдырам", - диде ул.

Илфак Ибраһимов журналга куеласы яшь мөхәрриргә уңышлар теләде. "Рөстәм Галиуллин ышанычлы егет, талантлы шәхес", - диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100