news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан утлары» журналының йөз ел эчендә чыккан бөтен санын электрон форматта укып булачак

Теләге булган һәр кеше журнал сайтына кереп, төрле елларда чыккан саннарның электрон вариантын карый һәм йөкли алачак.

«Казан утлары» журналының йөз ел эчендә чыккан бөтен санын электрон форматта укып булачак
Владимир Васильев/архив

«Казан утлары» журналының йөз еллыгы уңаеннан, журналның барлык саннарын цифрлаштыра башлаганнар.

«Бүгенге көндә шул өлкәдә актив эш алып барабыз, йөз еллык архивны pdf форматка әйләндерәбез. Хөкүмәт ярдәме белән махсус сканер җайланмасы сатып алынды. Бу ел ахырына «Казан утлары» журналының бөтен санын эшләп чыгарга ниятлибез», - дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

Аның әйтүенчә, теләге булган һәр кеше «Казан утлары» журналы сайтына кереп, төрле елларда чыккан саннарның электрон вариантын карый һәм йөкли алачак.

Архивта журналның бөтен номеры да сакланмаган. «1930 елларның уртасы, 1940 елларның кайбер саннарын таба алмадык. Без аларны төрле китапханәләрдән таптык. Кайбер саннарның эчендә аерым материалларны кайчы белән кисеп алганнар. Мин шул материалларны ачыклап карарга булдым. Бәлки, алар идеологик яктан туры килмәгәндер яки махсус кисеп алынгандыр», - диде баш мөхәррир.

«Шулай ук, йөз еллык архивның аерым материалларын без «word» форматында сайтка урнаштыра барырга телибез. Аны махсус программа аша чыгарабыз. Хәзерге вакытта 1950-1972 елларда чыккан материалларны тутырып бетердек. Социаль челтәрдә текстларда буш ара да калдырылмаган һ.б. хаталар булуын әйткәннәр иде. Без аларны тора-бара төзәтеп чыгачакбыз. Бу эш киләсе елның мартында төгәлләнер дип уйлыйм», - диде Рөстәм Галиуллин.

Ул иске татар графикасында басылган язуны кирилл графикасына күчерә торган җайланманың булмавын әйтте.

«Журналны цифрлаштыруны җәмәгатьчелек сорый. Ул галимнәр, югары уку йорты һәм мәктәп укытучылары, студентлар һ.б. өчен файдалы булыр иде», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100