news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан утлары» журналының идарә утырышында тиражны арттыру мәсьәләсе күтәрелгән

«Казан утлары» журналының идарә утырышында тиражны арттыру мәсьәләсе күтәрелгән
Фото: Алинә Хәбибуллина

Кичә «Татмедиа» бинасында республикабызның иң абруйлы басмаларының берсе — «Казан утлары» журналының идарә утырышы узды. Әлеге киңәшмәдә журналның бүгенге хәле, киләчәктәге юнәлешләре, заманча медиамәйданда үсеш стратегиясе һәм тиражны арттыру мәсьәләләре күтәрелде. Бу хакта «Татар-информ»га «Казан утлары» журналының SMM-белгече Алинә Хәбибуллина хәбәр итте.

Киңәшмәдә «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Рөстәм Галиуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова катнашты.

Шулай ук Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ, шагыйрә Гөлүсә Батталова, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Татарстанның халык шагыйре, «Татмедиа» АҖ генераль директоры киңәшчесе, күп еллар әлеге журналны җитәкләгән Равил Фәйзуллин һәм «Казан утлары» редакциясе хезмәткәрләре дә бар иде.

«Утырыш барышында катнашучылар «Казан утлары»ның татар әдәбияты үсешендәге әһәмиятен, яшь авторларны үстерүдәге ролен һәм милли мәдәнияттә тоткан урынын искәртте. Басма еллар дәвамында үз укучысын саклап кына калмыйча, әдәбиятка кызыксынуны заманча форматларда да арттырырга омтыла», - диде Алинә Хәбибуллина.

Аның әйтүенчә, киңәшмәдә журналның тиражын арттыру мәсьәләсе аерым каралган. «Делегатлар укучы белән бәйләнешне киңәйтү, онлайн-платформаларда активлыкны үстерү, мәктәпләр һәм китапханәләр белән багланышларны ныгыту, федераль һәм республика проектларында катнашу кебек мөмкинлекләрне тикшерде», - диде ул.

«Казан утлары»ның бай мирасы белән беррәттән, аның цифрлы мәйданда кыю адымнар ясарга тиешлеген дә катнашучылар уртак фикер итеп билгеләгән. Шул уңайдан, социаль челтәрләрдә контент төрлелеген арттырырга, аудио-видео форматлар белән эшләүне киңәйтергә тәкъдим ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot