news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан утлары» журналы редакциясен төрки дөнья вәкилләре тәбрикләде

Тәбрикләү тантанасы «Казан утлары» журналының 100 еллыгына багышланган ифтар кичәсендә узды.

«Казан утлары» журналы редакциясен төрки дөнья вәкилләре тәбрикләде
Илмир Хәбибуллин

«Казан утлары» редакциясе журналның 100 еллыгына багышланган ифтар кичәсе уздырды. Тантанага чакырылган төрки республикалардагы әдәби басмалар, язучылар журнал редакциясенә теләкләрен җиткереп, бүләкләрен тапшырды.

Ифтар кичәсе дога уку, авыз ачу һәм намаз укудан, хәзрәтнең изге теләкләреннән башланды. Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев 200 еллыкны бәйрәм иткәндә 100 еллыкны бәйрәм итүне искә алырлык булсын, диде. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Казан утлары»н иң төп басма дип атады. Журнал татар халкының көзгесе, аның яшәешен күрсәтүче билге, диде ул. Журнал коллективының традицияләрне саклап килүен һәм яңалыклардан курыкмавын билгеләп үтте.

Журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллинга Башкортстан республикасы мәдәният министры Әминә Шәфыйкованың Рәхмәт хаты тапшырылды. Аны «Шоңкар» әдәби журналы баш мөхәррире, язучы Айгиз Баймөхәммәтов тапшырды. Ул Башкортстанда да «Казан утлары» журналының бик популяр булуын әйтте. «Башкорт балын космонавтларга бирәләр. Журналга да космоска җитәрлек булуын телим!», - диде язучы.

Кабарда-Балкар Республикасының «Мәңге Тау» балкар журналы баш редакторы, Карачай Республикасының халык шагыйре Әскәр Додуев «Казан утлары» баш мөхәррире Рөстәм Галиуллинга һәм Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага Россия Лермонтов комитетының язучы Кайсын Кулиев медален тапшырды.

Кыргызстан Республикасының «Ала-Тоо»  журналы баш мөхәррире, Кыргызстан Республикасының халык шагыйре Маркабай Ааматов журналга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм Рөстәм Галиуллин белән Ркаил Зәйдуллага кыргыз халкының милли киемнәрен кидерде. Ул милли республикалар арасындагы әдәби багланышларның киләчәктә дә дәвам итәчәгенә өметен белдерде.

Казахстан вәкиле – «Алтын Сака» нәшриятының баш мөхәррире, шагыйрь Сәят Камшыгер «саулык, табыш һәм бәрәкәт» теләде. Котлап, казах милли җырын да башкарды. «Бүген яңа заманда әдәби багланышларны җанландырып, ике халык арасында әдәби-мәдәни күпер булдырасыз», - диелә аның котлавында.

«Казан утлары» журналында эшләгән Ринат Мөхәммәдиев ул вакытларын «иң бәхетле көннәре» дип атады. Чыгышында ул «бер гыйбрәтле хәл»не искә төшерде. Фронтовик, шагыйрь Зәки Нури баш мөхәррир булган вакытта 1981 елда 120 мең тираж җыелганын, шуның өчен өлкә комитетыннан шелтә алганнарын искә төшерде. Тиражның 10-15 меңе кире кайтарылган.

«Ул вакытларда кая барып чыксаң да татар яшәгән җирдә «Казан утларын» белмәгән халкыбыз юк иде. Шушы вакыйгалардан соң каядыр 30-40 ел узып киткән», - диде язучы һәм хәзер журналның 7 мең тиражы булуын, моның хәзерге заман өчен бик зур сан булуын искәртте. «Казан утлары»н сакласак, без әдәбиятлы, телле халык булып яшәячәкбез. «Казан утлары»бызны югалтабыз икән, без сулу юлында булачакбыз», – диде ул һәм журналны сакларга өндәде.

«Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин бәйрәм чараларын уртак бәйрәм дип атады. «Без журналыбызны, әдәбиятыбыз тарихын, шәхесләребезне халкыбызга, кунакларыбызга күрсәтә алдык. «Казан утлары»нда кем генә эшләсә дә, аның зур казанышы – 100 ел элек салынган традицияне дәвам итү. Безгә кадәр эшләгәннәр сукмак салып калган, аларга зур рәхмәт», - диде Рөстәм Галиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100