news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан утлары» журналы редакциясе «Мишә дулкыннары» әдәби берләшмәсендә кунакта булды

«Казан утлары» журналы редакциясе «Мишә дулкыннары» әдәби берләшмәсендә кунакта булды
Фото: Алинә Хәбибуллина

Кичә Саба районы үзәк китапханәсе әдәбият сөючеләр һәм каләм тибрәтүчеләр өчен рухи бер бәйрәм мәйданына әверелде. Биредә «Казан утлары» журналы редакциясе вәкилләре һәм «Мишә дулкыннары» әдәби берләшмәсе әгъзалары белән истәлекле очрашу узды. Чарада «Казан утлары» редакциясеннән баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев, әдәби бүлек мөхәррире Рафис Корбан, SMM-белгеч Алинә Хәбибуллина һәм танылган юмор остасы Алмаз Хәмзин катнашты.

«Очрашу кысаларында «Казан утлары» редакциясе башлап җибәргән «Әдәби берләшмәләрдә» проекты турында сөйләнде. Әлеге проектның төп максаты – Татарстан районнарында эшләп килүче әдәби берләшмәләрне таныту, аларның иҗатын киң катлам укучыларга җиткерү һәм иҗади мохитне үстерү. Проект кысаларында, төрле районнардагы каләм әһелләренең әсәрләре журналның һәр санында махсус рубрика аша урын алып бара. Бу – әдәби берләшмәләргә яңа сулыш бирәчәк, яшь авторлар өчен илһам чыганагы булачак дип көтелә», – диде «Татар-информ»га Алинә Хәбибуллина.

Чараны район үзәк китапханәсе директоры Ләйсән Билалова алып барды. «Очрашу барышында кунаклар редакция эшчәнлеге, әдәби дөньядагы яңалыклар турында сөйләделәр. «Мишә дулкыннары» әгъзалары үз шигырьләрен тәкъдим итте. Биредә шулай ук борчыган сорауларга карата фикер алышу, иҗат тәҗрибәсе белән уртаклашу булды. Тамашачылар Татарстанның күренекле сатира остасы Алмаз Хәмзин чыгышын аеруча җылы кабул итте – аның тапкыр сүзле, юмор тулы чыгышы залга күтәренке рух өстәде. Чара тәмамланганнан соң кунаклар китапханә базасы һәм фондлар белән танышты», – диде ул.

  • «Мишә дулкыннары» тарихы: 1957 елның октябрендә, Сибгат Хәким, Нәби Дәүли, Хәсән Туфан кебек классикларның хәер-фатихасы белән, Саба район газетасы каршында «Мишә дулкыннары» әдәби берләшмәсе оештырыла. Максат – районда туып үскән язучыларны һәм шагыйрьләрне берләштерү, иҗади фикер алышу өчен мәйдан булдыру, каләм әһелләренә үз иҗат җимешләрен тәкъдим итү мөмкинлеге бирү.
  • Берләшмәнең тәүге җитәкчесе – СССР Язучылар берлеге әгъзасы, журналист Газиз Нәбиуллин. Башлангыч чорда иҗат төркемендә Рәфыйк Шәрифуллин, Нурислам Зиннуров, Шәяхмәт Шамаров, Заһирә Гомәрова, Зөфәр Шәйхетдинов, Мәгъсум Хуҗин кебек авторлар эшләгән. Соңрак «Мишә дулкыннары» әдәби мәйданга Рашат Низамиев, Фәүзия Бәйрәмова, Сәйдә Зыятдинова, Нурислам Хәсәнов кебек каләм ияләрен чын язучылар итеп тәрбияләп чыгара.
  • Бүген дә әлеге берләшмә районда каләм тибрәтүчеләрне барлау, аларны үстерү һәм әдәбиятның зур юлына озату эшен дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot