news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан утлары» журналы редакциясе Марий Элда яшәүче татарлар белән очрашты

«Журналда әсәрләре басылып чыккан авторлар җирле татарларны үз иҗаты белән дә таныштырды» - диде ул.

«Казан утлары» журналы редакциясе Марий Элда яшәүче татарлар белән очрашты
"Казан утлары" журналы редакциясенең машина йөртүчесе Наил Кадыйров

Кичә «Казан утлары» журналы редакциясе баш мөхәррир урынбасары, прозаик Вакыйф Нуриев, поэзия бүлеге мөхәррире, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев, драматург Рәдиф Сәгъди Марий Эл Республикасының Бәрәңге районында милләттәшләребез белән очрашты.

«Милләттәшләребезгә «Казан утлары» журналының берничә санын бүләк иттек. Сүз уңаеннан, 11 һәм 12нче санында драматург Рәдиф Сәгъдинең «Әлмираның хәтере ачыла» романы басылып чыкты, укучыларыбыз аның әсәре белән дә таныша алды. Без район үзәгендә урнашкан җирле администрациядә һәм редакциядә булдык, шулай ук Портянур һәм Куян авылларында мәктәп укытучылары, укучылары белән очраштык», - диде «Татар-информ»га Фәнил Гыйләҗев.

Аның әйтүенчә, җирле татарлар Казан кунакларын җылы каршы алган. «Сүз уңаеннан, Куян авылында җәлилче, «Идел-Урал» легионындагы яшерен оешма җитәкчесе Гайнан Кормаш туган. Сәфәр барышында безне «Безнең тормыш» җирле газетасының баш мөхәррире Фәнил Мусин озатып йөрде», - диде ул.

«Казан утлары» журналы редакциясе укучылар белән очрашуда журналның йөзьеллык тарихы, аның эшчәнлеге, бәйгеләр турында сөйләгән. Журналда әсәрләре басылып чыккан авторлар җирле татарларны үз иҗаты белән дә таныштырды», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100