news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан утлары» журналы редакциясе «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә кунакта булды

«Казан утлары» журналы редакциясе «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә кунакта булды
Фото: Алинә Хәбибуллина

Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә «Казан утлары» журналы редакциясе һәм «Кама таңнары» әдәби берләшмә әгъзалары белән очрашу узды. Чара әдәбият сөючеләрне, яшь язучыларны һәм каләм тибрәтүчеләрне бер мәйданга җыйды.

«Биредә «Казан утлары» журналы редакциясеннән баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев, проза бүлеге мөхәррире Рафис Корбан, smm-белгеч Алинә Хәбибуллина, «Чаян» журналы редакторы Алмаз Хәмзин катнашты. Кунаклар «Казан утлары» журналы, аның тарихы, яңалыклары белән таныштырдылар. Язучылар иҗатка тартылган төрле яшьтәге каләм ияләренә үзләренең төпле киңәш-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Проза бүлеге мөхәррире Рафис Корбан журналда шигырьләре басылып чыккан һәр иҗатчыга «Казан утлары» журналын бүләк итте. Чара шигырьләр, җырлар, истәлекле вакыйгалар белән үрелеп барды», – диде «Татар-информ»га «Казан утлары» журналы smm-белгече Алинә Хәбибуллина.

news_right_1
news_right_2
news_bot