news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан утлары» журналы редакциясе Чаллыда «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмә кичәсендә катнашты

«Казан утлары» журналы редакциясе Чаллыда «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмә кичәсендә катнашты
Фото: Алинә Хәбибуллина

Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге каршында эшләп килүче «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзаларының шигъри сәхифәсе «Казан утлары» журналы битләрендә басылу уңаеннан «Чылбырдагы безнең урын…»дип исемләнгән әдәби кичә узды.

«Чарада «Казан утлары» журналы редакциясе хезмәткәрләре Рафис Корбан, Вакыйф Нуриев, Алинә Хәбибуллина, «Чаян» журналы мөхәррире Алмаз Хәмзин, шулай ук Чаллы язучылары катнашты. Рафис Корбан «Казан утлары» журналының сентябрь санында шигырьләре басылып чыккан һәр авторга журнал бүләк итте», – дип сөйләде «Татар-информ»га «Казан утлары» журналы редакциясенең SMM-белгече Алинә Хәбибуллина.

Кичәне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе, әдәбият музее китапханәчесе Роза Хәмидуллина алып барган. Ул берләшмәнең бүгенге иҗат мохите белән таныштырган. Очрашуда Чаллыда яшәп иҗат итүче каләм әһелләре – Факил Сафин, Әнвәр Шәрипов, Рәкит Әбделманов, Мансур Сафин, Айрат Суфиянов, Зимфира Исламова, Хәмит Латыйпов, Айрат Шәйхетдинов катнашкан.

«Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе Факил Сафин үз чыгышында «Ләйсән» берләшмәсен җитәкләгән күренекле каләм ияләре Хәниф Хөснуллин, Равил Лотфуллин, Рафис Сәлимҗанов, Мәхмүт Газизов, Фирдәвес Бәширова турында истәлекләре белән уртаклашты», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot