news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Казан утлары” журналы Рафис Корбанның “Тәүбә көне” китабын тәкъдим итә

2 сентябрьдә “Казан утлары” журналы “Татмедиа” агентлыгының конференцзалында Рафис Корбанның “Тәүбә көне” китабын тәкъдим итә.

“Тәүбә көне” – “Казан утлары” китапханәсе сериясеннән чыккан унбишенче китап. Китапта авторның ике повесте урын алган. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

“Соңгы елларда проза жанрында актив иҗат итүче Рафис Корбанның бу китабына кергән “Тәүбә көне” һәм “Бер уч туфрак” повестьларында хәзерге заманда адәм балаларының рухи тормышына кагылышлы гыйбрәтле хәлләр тасвирлана. Дөнья куып яшәүче замана кешеләре үзләренең әдәп-әхлагы, рухияте турында уйланамы? Аталар һәм уллар бер-берсе белән үзара аңлашып яшиме? Язучы геройларын гадәттән тыш вакыйгалар яктылыгында сурәтләп, үзе яшәгән чорга бәя бирә” дигән юлларны укыйбыз», диелә китапның аннотациясендә.

«2 сентябрьдә әдәбият сөючеләрне “Татмедиа” бинасында (Казан шәһәре, Декабристлар  урамы, 2 йорт) узачак китап тәкъдим итү кичәсенә – авторыбыз белән якыннанрак танышырга, аның әсәрләре турында сөйләшергә чакырып калабыз!» диелә хәбәрдә.

Башлана: 11.00 сәгатьтә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100