Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Казан утлары» журналы мөхәррирләре Әлмәттә «Кызыл каурыйлар» берләшмәсе белән очрашты
Әлмәт татар дәүләт драма театрында Саҗидә Сөләйманова исемендәге «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе «Казан утлары» журналы хезмәткәрләре белән иҗади очрашу үткәрде.
«Районнардагы әдәби-иҗат берләшмәләренең эшчәнлеген өйрәнү, әгъзаларын барлау максатын күздә тоткан проектны дәвам иттереп, «Казан утлары» журналы редакциясе хезмәткәрләре Әлмәт районына юл алды. Бу –җиденче сәфәр», – диде «Татар-информ»га журналның баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев.
Кунаклар башта Габдрахман авылындагы юан нарат бүрәнәләрдән салынган мәһабәт бинада һәм аның тирә-юнендә, ачык һавада урнашкан туган якны өйрәнү музеен караган, саладагы җирле шагыйрьләрнең шигырьләре язылган паркта тарихи чишмәнең суын авыз иткәннәр.
Аннары Әлмәт Татар дәүләт драма театрында заманында шагыйрә Саҗидә Сөләйманова оештырган, бүген Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге каршында эшләп килүче «Кызыл каурыйлар» әдәби-иҗат берләшмәсе (җитәкчесе – шагыйрә Миңзифа Әхмәтшина) әгъзалары белән очрашу булган.
«Анда журналның баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев, проза бүлеге мөхәррире Рафис Корбан чыгыш ясады, Әлмәт иҗатчыларына аларның шигырьләре басылган «Казан утлары» журналының быелгы 7нче санын бүләк иттек. Очрашуда берләшмә әгъзалары үзләренең шигырьләрен укыды, журналның элеккеге хезмәткәре, сатирик язучы, автор-башкаручы Алмаз Хәмзинның үзенчәлекле тавыш белән җырлаган җырларын тыңладык һәм алкышларга күмдек», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз