news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Казан утлары" журналының яңа баш мөхәррире билгеле

ТР Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган чарада катнашкан яшь язучы Рөстәм Галиуллин әлеге яңалыкны расламады да, кире дә какмады.

"Казан утлары" журналының яңа баш мөхәррире билгеле
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 декабрь, "Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). "Казан утлары" журналының баш мөхәррире билгеле. Республиканың әдәби журналын Рөстәм Галиуллин җитәкләячәк. Бу хакта бүген "Татар-информ" хәбәрчесенә үз чыганаклары аша билгеле булды.

Бүген Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышында катнашучы яшь язучы Рөстәм Галиуллин әлеге яңалыкны раслап та, кире кагып та сүз әйтмәде.

Бүген Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан үткәрелүче Авыл тормышын яктырткан әдәби әсәрләр конкурсының "Хикәя" номинацисендә Рөстәм Галиуллин беренче урын алды.

Искәртеп үтәбез, Рөстәм Галиуллин "Идел" журналының баш мөхәррире иде, соңрак Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100