Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Казан утлары» журналының кесә китаплары сериясе чыга башлауга бер ел булды
Бер ул эчендә редакция "Татмедиа" ярдәме белән тугыз китап чыгарган.
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Казан утлары» журналы китапханәсендә интерактив кесә китабы сериясе чыга башлауга бер ел булды. Шушы вакыт эчендә журнал «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте ярдәмендә тугыз китап чыгарган.
«Бу Татарстанда татар телендәге иң популяр китап. Уникаль күренеш. Аны башкорт дусларыбыз, якут дусларыбыз үзләрендә кертергә телиләр. Бу серия бүгенге көндә иң күп тираж белән тарала һәм укыла торган китап», — диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков «Казан утлары» журналының чираттагы әдәби конкурсына нәтиҗә ясарга җыелгач.
«Алар инде сатылып бетте, калмады да. Иң мөһиме — кызыклы текстлар кирәк. Кешене әрләп укытып булмый, мавыктырып кына укыта алабыз. Иң авыры кызыклы әсәрләр яза торган авторларны табу булып чыкты», — дип дәвам итте ул.
Шамил Садыйков бер китапның башкаларына караганда начаррак стаылуын әйтте. Ләкин кайсы китап булуының сере ачмады. Китапка халык мәхәббәтен ул «бик зур индикаторлы процесс» дип бәяләде.
Әлеге сериянең беренче китабы — Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» әсәре басылып чыккач та, автор аны култамга белән Татарстан Президенты карамагындагы татар телен үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовка бүләк иткән булган.
Әлеге сериянең уңышлы булуын «җиңел кулдан» дип бәяләп, Шамил Садыйков аңа тугыз китаптан торган комплектны бүләк итте. Ул аңа ярдәме өчен рәхмәтләрен җиткерде.
Марат Әхмәтов уенын-чынын бергә кушып, хәзер телефон урынына кесәдә китап йөртә башлар вакыт җитүен әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз