news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан утлары» журналы әзерләгән унынчы кесә китабы дөнья күрде

Ул — Фирдәвес Хуҗинның «Суслонгер» китабы.

«Казан утлары» журналы әзерләгән унынчы кесә китабы дөнья күрде

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). «Татмедиа» АҖ филиалы — «Казан утлары» журналы әзерләгән унынчы кесә китабы дөнья күрде. Ул — Фирдәвес Хуҗинның «Суслонгер» китабы.

Марий Эл урманнары эчендә урнашкан Суслонгер учлагере турындагы коточкыч дөреслек, Бөек Ватан сугышы бетеп, бик күп еллар узгач кына ачылды. Аңа кадәр ул «Сер» дигән гриф астында саклана иде.

Сугыш елларында Суслонгерда — 10 мең, Сурокта 20 мең яугир хезмәттә була. Анда күпме кешенең гомере өзелеп калуы төгәл билгеле түгел, дип хәбәр итә журналның матбугат хезмәте.

Фирдәвес Хуҗин үзенең «Суслонгер» әсәрендә лагерьда булган авылдашлары исеменнән вакыйгаларны тергезеп, укучыга андагы вәхшилекләр турында бәян итә.


news_right_1
news_right_2
news_bot