Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Казан утлары» журналы әзерләгән унынчы кесә китабы дөнья күрде
Ул — Фирдәвес Хуҗинның «Суслонгер» китабы.
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). «Татмедиа» АҖ филиалы — «Казан утлары» журналы әзерләгән унынчы кесә китабы дөнья күрде. Ул — Фирдәвес Хуҗинның «Суслонгер» китабы.
Марий Эл урманнары эчендә урнашкан Суслонгер учлагере турындагы коточкыч дөреслек, Бөек Ватан сугышы бетеп, бик күп еллар узгач кына ачылды. Аңа кадәр ул «Сер» дигән гриф астында саклана иде.
Сугыш елларында Суслонгерда — 10 мең, Сурокта 20 мең яугир хезмәттә була. Анда күпме кешенең гомере өзелеп калуы төгәл билгеле түгел, дип хәбәр итә журналның матбугат хезмәте.
Фирдәвес Хуҗин үзенең «Суслонгер» әсәрендә лагерьда булган авылдашлары исеменнән вакыйгаларны тергезеп, укучыга андагы вәхшилекләр турында бәян итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз