news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Казан утлары” журналы табиблар турындагы әсәрләргә конкурс игълан итте

Беренче урын алучыга 80 мең сум премия биреләчәк.

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). “Казан утлары” журналы редакциясе, Татарстан Cәламәтлек саклау министрлыгы оешуга 100 ел тулу уңаеннан, “Шифалы куллар” дигән әдәби конкурс игълан итә.

“Табиблар җәмгыятьтә үзенчәлекле урынны били. Аларның әһәмиятле урынын әдәбиятта чагылдырырга телибез. Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романыннан соң, безнең әле табиблар турында күләмле әсәрләребез юк. Шуңа күрә бүгенге көн табибларын язмача күз алдына китерү әһәмиятле”, - диде “Казан утлары” журналы редакциясенең баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

Конкурс 2019 елның 1 гыйнварыннан алып 10 декабренә кадәр үткәрелә. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү 2019 елның 17 декабрендә булачак.

Конкурска татар телендә язылган, моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чаралары басмаларында, аерым җыентыкларда басылмаган әсәрләр генә кабул ителә.


Премияләр күрәме:

«Повесть»:

I урын – 80 мең сум;
II урын – 60 мең сум;
III урын – 40 мең сум;
15 мең сумлык өч кызыксындыру премиясе.

«Хикәя»:

I урын – 50 мең сум;
II урын – 40 мең сум;
III урын – 30 мең сум;
10 мең сумлык өч кызыксындыру премиясе.

Мәктәп укучылары арасында премия:

I урын – 15 мең сум;
II урын – 12 мең сум;
III урын – 8 мең сум (бер премия).
5 мең сумлык биш кызыксындыру премиясе.

Иң яхшы әсәрләр «Казан утлары» журналында басылып чыгачак. Мәктәп укучыларының уңышлы әсәрләре журнал сайтына эленәчәк. Бәйге шартлары турында “Казан утлары” сайтында белеп булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100