Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Казан утлары» журналы өлкәннәр һәм балалар өчен әдәби конкурс игълан итә
«Аһ, туган каумем газиз!» дип аталган әдәби конкурс 2021 елның 1 гыйнварыннан 10 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Казан утлары» журналы татар телендәге әдәби әсәрләргә конкурс игълан итә. Бу хакта редакция хәбәр итә.
«Аһ, туган каумем газиз!» дип аталган әдәби конкурс Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе белән берлектә үткәрелә.
Журнал тәкъдим иткән конкурста катнашу өчен повесть һәм хикәя жанрындагы әсәрләр сорала. Җиңүчеләргә 1, 2, 3 урыннар һәм өчәр кызыксындыру премиясе каралган. Иң яхшы әсәрләр «Казан утлары» журналында басылып чыгачак.
Әдәби конкурста мәктәп балалары да катнаша ала. Алар өчен шигырь номинациясе бар. Шулай ук өч урын һәм өч кызыксындыру премиясе каралган.
Конкурска килгән әсәрләрдә сюжет яңалыгы, авторның зәвыгы, тел-сурәтләү чаралары, композиция һәм авторга хас булган стиль үзенчәлекләре бәяләнәчәк.
Конкурс 2021 елның 1 гыйнварыннан 10 декабренә кадәр дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз