Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Казан утлары» журналы кесә форматындагы татарча китаплар чыгара башлады
«Кеше хәзер телефон кулланырга өйрәнгән, китап та аннан зур булырга тиеш түгел», — дип саный «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Казан утлары» журналы яңа төрле — кесә форматындагы татарча китаплар чыгара башлады. Бу сериядәге беренче китап — Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» повесте.
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков китапларның яңа форматы турында сөйләде.
«Без, берничә параметрны үзгәртеп, яңа форматта китап чыгарырга уйладык. Ул кызыклы һәм уку өчен уңайлы булырга тиеш. Иң мөһиме — без кирәкле форманы таптык, китап кесәгә сыя. Кеше хәзер телефон кулланырга өйрәнгән, китап та аннан зур булырга тиеш түгел. Формат юлда барганда укып алу өчен бик җайлы. Рocket book (кесә китабы) — дөньяда иң киң кулланылган формат. Татар кешесенә татар китабын яңа форматта тәкъдим итәбез», — диде ул.
Шамил Садыйков китапның икенче үзенчәлеген дә атады, ул — китапның интерактив булуы. Китапта күрсәтелгән QR-кодны кулланып, укучы китап турында фикерләшүгә Instagram битенә күчә алачак.
Генераль директор беренче китап өчен иң популяр автор — Нәбирә Гыйматдинова сайлануын әйтте. «Без «Казан утлары» журналы кысаларында аның кызыклылыгын тикшереп карадык. Укучыларның кызыксынуын сизгәч, шушы авторда тукталырга булдык», — ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз