Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Казан утлары» хезмәткәрләре «Агыйдел дулкыннары» иҗат берләшмәсе әгъзалары белән очрашты
Бүген «Татмедиа» АҖ «Актаныш-информ» филиалында җәмәгать тәртибендә эшләп килүче Суфиян Поварисов исемендәге «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе вәкилләре «Казан утлары» журналы хезмәткәрләре белән очрашты. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
«Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Лилия Гыйлем берләшмә әгъзаларының берәр шигырен «Казан утлары»на җибәргән. Әдәби журналда 17 иҗатчының шигырьләре басылып чыккан. Бүгенге очрашу да җирле шагыйрьләр белән танышу, аларның иҗатына хөрмәт йөзеннән үткәрелде. Журнал хезмәткәрләре шигырьләре басылып чыкканнарга «Казан утлары»н бүләк итте.
Чарада «Казан утлары» журналы редакциясеннән баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев, проза бүлеге мөхәррире Рафис Корбан, сатирик язучы, журналның элеккеге хезмәткәре Алмаз Хәмзин, smm-белгеч Алинә Хәбибуллина катнашты.
«Очрашу барышында язучы-шагыйрьләр фикер алышып, әдәби иҗатның заман таләпләренә ярашлы үсеше, яшь талантларны үстерү юллары, шулай ук «Агыйдел дулкыннары» берләшмәсенең иҗади эшчәнлеге турында сөйләштеләр», – дип хәбәр итте «Татар-информ»га smm-белгеч Алинә Хәбибуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз