Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Казан утлары» табиб Илшат Билаловның «Тауда язылган язмыш» дигән китабын чыгарды
Илшат Билалов Казанда рус мәктәбен тәмамлаган, бүгенге көндә хирург булып эшли.
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Казан утлары» журналы табиб Илшат Билаловның «Тауда язылган язмыш» китабын бастырып чыгарды. Бүген китапның беренче нөсхәсен «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков авторга бүләк итте.
«Кесә форматындагы китап — Татарстанда татар телендәге китаплар арасыннан иң сатыла торганы. Бу, чын мәгънәсендә, бүгенге көндә татар әдәбиятын уятып җибәрде. Сездән алга таба да кызыклы, халыкчан яңа әсәрләр көтәбез. Илшат әфәнденең бу китабы популяр булыр дип ышанабыз», — диде Шамил Садыйков «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Татмедиа» җитәкчесе китапны форматы ягыннан уңайлы булуын әйтте. «Иң мөһиме — монда яңа авторларның әсәрләре басылып чыга. Безнең бурыч — татар укучысы өчен җиңел телдә, халыкчан язылган кызыклы әсәрләр чыгару», — ди ул.
Китап авторы Илшат Билалов Казандагы рус мәктәбен тәмамлаган. Ул хәзер «Төбәкара клиник-диагностика үзәге»ндә хирург булып эшли. «Бу әсәрдә арысы да минем туганнар, дуслар. Шуларга карап язылган әсәр бу. Кайбер вакыйгалар уйлап чыгарылды. Әнием үлгәч, үземнән-үзем теләп яза башладым. Компьютер янына утырдым да, яздым», — дип аңлатты ул.
«Кызганыч, бүгенге татар әдәбиятын күпчелек кеше тәнкыйтьли. Чын әсәрләр калмады, диләр. Сезнең кебек кешеләрнең булуы бездә татар әдәбиятының киләчәгенә зур өметләр уята», — диде генераль директор.
«Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин китапның якын көннәрдә сатуга чыгачагы турында әйтте. Китапның авторы белән әңгәмәне Интертат сайтында укып булачак.
Илшат Винзел улы Билалов 1967 елның 22 апрелендә Казанда туган. 1984 елда рус телендә белем бирүче 83 нче мәктәпне алтын медаль белән тәмамлап, ул Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетына укырга керә. 1990 елда аны Кызыл диплом белән тәмамлап, башта хирургия кафедрасында ординатурада, аннары аспирантурада укып чыга.
Казанның 6 нчы хастаханәсендә эшли башлый. Кандидатлык диссертациясе яклаганнан соң, медицина институтының йөрәк-кан тамырлары һәм эндоваскуляр хирургия кафедрасында студентларга белем бирә, бер үк вакытта «Төбәкара клиник-диагностика үзәге»ндә (МКДЦ) табиб булып эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз