news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан утлары» редакциясе Арчада «Каурый каләм» әдәби түгәрәге әгъзалары белән очрашачак

22 гыйнварда 10 сәгатьтә Арча районы үзәк китапханәсендә «Казан утлары» редакциясе «Каурый каләм» әдәби түгәрәге әгъзалары белән очрашу уздыра.

«Бүгенге көндә Татарстан Республикасының төрле районнарында әдәби берләшмәләр эшләп килә. Алар тирәсендә районның милли җанлы актив кешеләре, каләм тибрәтүчеләр тупланган. «Казан утлары» редакциясе әдәби берләшмәләр белән эшне җанландыру, районнарда яшәүче язучылар иҗатына игътибарны арттыруга йөз тоткан очрашулар уздыру, журналның һәр санында Татарстанның бер районындагы әдәби түгәрәк әгъзаларының әсәрләрен аерым рубрикада тәкъдим итү максатыннан, «Әдәби берләшмәләрдә» проектын башлап җибәрә. Беренче очрашу Арчада булыр дип көтелә», – диде «Татар-информ»га «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot