Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Казан утлары» редакциясе Апаста «Серле каләм» әдәби берләшмәсе әгъзалары белән очрашкан
«Казан утлары» журналы редакциясе хезмәткәрләре Апас районы Үзәк китапханәсендә «Серле каләм» әдәби берләшмәсе әгъзалары белән очрашуда катнашты.
Әүвәл җирле иҗатчылар «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев белән поэзия бүлеге мөхәррире Рафис Корбанны (ул апаслыларның шигырьләре басылган 12 нче санны авторларга бүләк итте) тыңладылар. Аннары шушы районда яшәп 50 елга якын республика газета-журналлары, шул исәптән «Казан утлары» белән дә хезмәттәшлек иткән Миләүшә Вәлиуллина, җирле шагыйрьләр Рузилә Садриева, Альбина Бәширова, Гөлназ Гатауллина, Равил Булатов, Динар Хәйруллин, Рәис Ваһапов һ.б. чыгыш ясадылар.

Очрашуны берләшмә җитәкчесе Римма Шәйхетдинова алып барды. Соңыннан язучы, автор-башкаручы, редакциябезнең элекке хезмәткәре Алмаз Хәмзин үзенең шигырьләрен, җырларын ирештерде. Аның җырларына бөтен зал кушылды.

- Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме бәлән үткәрелә торган «Әдәби берләшмәләрдә проекты кысаларында быел «Казан утлары» журналы редакциясе хезмәткәрләре ай саен сәфәргә чыкты, 12 районда булып җирле иҗатчыларны барлады, алар белән очрашулар уздырды, шигырьләрен әлеге басмада бастырып чыгарды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз