news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Казан утлары”ның баш мөхәррир урынбасарын Язучылар берлегенә тәкъдим итәчәкләр

17 сентябрьдә “Әдәби тәнкыйть” секциясе утырышында Рамил Ханнановның иҗаты тикшереләчәк.

“Казан утлары”ның баш мөхәррир урынбасарын Язучылар берлегенә тәкъдим итәчәкләр
Рамиль Гали

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”). 17 сентябрьдә Татарстан Язучылар берлегенең "Әдәби тәнкыйть" секциясе утырышы була. Секция җитәкчесе, галим Әлфәт Закирҗанов хәбәр иткәнчә, утырышта, иң беренче мәсьәлә итеп, Рамил Ханнановның иҗатын тикшерәчәкләр.

Шулай итеп, секциянең чираттагы утырышы көн тәртибендә “Казан утлары” журналының баш мөхәррир урынбасары Рамил Ханнанов иҗатын тикшерү һәм аны Язучылар берлегенә әгъза итеп тәкъдим итү каралган.

Утырышта шулай ук Берлекнең “Ел йомгаклары”нда әдәби тәнкыйть темасына доклад белән катнашу турында да сүз булачак.

Утырыш Татарстан Язучылар берлеге бинасында 15.00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot