news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Казан утлары”ның 90 еллыгы туган телне популярлаштыру өчен форсат, халык, рух бәйрәме булырга тиеш”

“Без аны татар халкының журналы, дип саныйбыз”, - диде баш мөхәррир Равил Фәйзуллин

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында “Казан утлары” журналының беренче саны чыгуга 90 ел тулуны билгеләп үтү турында сөйләштеләр. Журналның баш мөхәррире Равил Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, элекке СССР территориясендә дөнья күргән журналлар арасында “Казан утлары” кебек озак вакыттан бирле чыгып килүчесе юк. Ул хәтта сугыш елларында да чыгуын туктатмаган. “Без аны татар халкының журналы, дип саныйбыз”, - диде Равил Фәйзуллин.
Туксан еллык юбилейны билгеләп үтү кысаларында “Татмедиа” агентлыгы белән берлектә тантаналы кичә һәм фәнни-гамәли конференция уздыру, Г.Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан үткәрелгән “Печән базары” бәйгесенә килгән иң яхшы әсәрләрне туплап китап итеп чыгару көтелә.
“Бу туган телне популярлаштыру өчен форсат, халык, рух бәйрәме булырга тиеш. Башка халыкларда андый мирас юк”, - дип белдерде Р.Фәйзуллин.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot