news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан утлары» Нәзифә Кәримованың «Изге ат» дип аталган кесә китабын чыгарды

«Казан утлары» Нәзифә Кәримованың «Изге ат» дип аталган кесә китабын чыгарды
Ландыш Әбүдарова

«Казан утлары» журналы редакциясе китапханәсендә егерме беренче китап чыкты. «Изге ат» дип исемләнгән әлеге китапның авторы - язучы, журналист Нәзифә Кәримова.

«Нәзифә Кәримова - татар укучыларына да, тыңлаучыларына да яхшы таныш автор. Әдәби иҗат белән актив шөгыльләнә. «Казан утлары» журналының даими авторы. Китаплары Татарстан китап нәшриятында да басылганы бар», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе, китапның мөхәррире Ландыш Әбүдәрова.

Аның әйтүенчә, Нәзифә Кәримова үзенең әсәрләрендә туган ягы Мамадыш районы Артыш авылы кешеләрен сурәтли.

«Гади авыл кешеләренең гади тормышын сурәтләү аша милли яшәеш фәлсәфәсе яссылыгына чыга, татар кешеләренең милли характер үзенчәлекләрен ачып бирә. Аның әсәрләренең образларга бай, йөгерек теле укучыны үзенә җәлеп итеп, укып бетергәннән соң да күңелдә моңлы бер җыр кебек яңгырап тора», - диде Ландыш Әбүдәрова.

Китап тышлыгында «Изге ат» әсәреннән өзек тәкъдим ителә: «Изгеләр чишмәсеннән су эчкән безнең халык. Халыкны әйтәм, шуңа да сау - таза булган, акыллы да булган. Без бит хәзер дә туганнан бирле шул чишмә суын эчәбез! Әй, син бит әле безнең авыл кешесе түгел, онытып торам. Килен кеше, барсын да белеп тә бетермисең. Тик тарихны белергә кирәк. Бер бәрәңге белән генә яшәргә тиеш түгел бит инде кеше».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100