news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан утлары» мөхәррире Рөстәм Галиуллин: Чит төбәкләрдә иҗат итүче татарлар кимеде

«Казан утлары» мөхәррире Рөстәм Галиуллин: Чит төбәкләрдә иҗат итүче татарлар кимеде
Солтан Исхаков

«Казан утлары» журналы баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллин әйтүенчә, узган еллар белән чагыштырганда дөньяның төрле төбәкләрендә яшәп, иҗат итүче татарлар кимегән.

«Бу мәсьәлә безне бик борчый, чөнки татар халкы электән үк язучы, шагыйрьләр сүзенә колак салган. Талантлы татарларны күтәрергә, аларга сокланырга тиешбез. Шундый шәхесләр үрнәгендә киләчәк буынны тәрбияләп була. Шушы кимчелекләрне искә алып, чит ил төбәкләрендәге татарлар белән элемтәләр корып, ныклап эшли башладык. Мәсәлән, Мәскәү, Түбән Новгород өлкәсендә яңа шагыйрьләр таптык», - диде ул Мәскәүдә татарлар белән очрашуда.

Рөстәм Галиуллин «Казан утлары» журналы китапханәсе сериясендә кесә китаплары чыгара башлауны мисал итеп китерде. «Ике ел эчендә 18 китап дөнья күрде, һәр китап 3 мең тираж белән чыкты. Иң кызыгы – бер айда өч мең китап сатылып бетте. «Казан утлары» китапханәсе сериясенә кызыклы язучыларны сайлыйбыз. Мәсәлән, Башкортстаннан гына 4-5 язучының шундый кесә китабы чыкты. Шулай, билгеле булмаган язучыларны да ачыклый барабыз», - диде ул.

Ул Мәскәүдәге татарларга җирле шәхесләр турында күбрәк язарга тәкъдим итте. «Без алар турындагы язмаларны бастырып чыгарырга, аларны күтәрергә әзербез. Шул очракта гына эшебез нәтиҗәле булыр», - диде баш мөхәррир.

«Җанисәп мәсьәләсе белән соңгы өч елда ныклап шөгыльләнәбез. Әйтик, «Мәдәни җомга» баш мөхәррире Вахит Имамов, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон белән соңгы ике елда Башкортстанның 40 районында булдык. Башкортстан татарларының җанисәптә күпләп кимемәвенә үзебездән дә өлеш керттек», - диде ул.

Рөстәм Галиуллин татарларның Россия нигезен тәшкил иткән халык булуын, белем ягыннан да татарларның беренче урында булуын әйтте. «Шунысы сөендерә: генофондыбыз көчле. Милләтне саклауның төрле алымнары бар, шуның берсе – тел. Фәннәр академиясендә эшләп алган кеше буларак, шуны әйтә алам: татар телен кулланучылар, чыннан да, кими. Бу яңалык түгел, ләкин җанисәптәге саннар без уйлаганнан да азрак булып чыкты», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100