news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан утлары» мәктәп укучыларын «Батырлыкта – матурлык» бәйгесендә катнашырга чакыра

«Казан утлары» журналы редакциясе язучылар һәм мәктәп укучылары арасында җәмгыятебез каһарманнарына һәм традицион кыйммәтләрне саклауга багышланган «Батырлыкта – матурлык» ачык әдәби бәйгесен үткәрә. Аның кысаларында мәктәп укучылары арасында «Шигырь» номинациясе игълан ителде. Бу хакта «Казан утлары» журналы редакциясе хәбәр итә.

Бәйге бер турда үткәрелә: 2026 елның 1 апреленнән 2027 елның 31 мартына кадәр. Нәтиҗәләр ясау — 2027 елның 26 февраленә кадәр. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы — 2027 елның 31 марты. Катнашу өчен шартлар һәм чараны оештыру буенча төгәл мәгълүмат «Казан утлары» журналының рәсми сайтында урнаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot