Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Казан утлары» китапханәсе» сериясеннән унберенче кесә китабы чыкты
«Казан утлары» китапханәсе» сериясеннән унберенче китап дөнья күрде. Ул – Башкортстанда яшәп иҗат итүче Дилбәр Булатованың «Соң түгел!» китабы.
«Соң түгел!» китабы укучыга тирән эчке кичерешләр, мавыктыргыч кискен конфликт тәкъдим итә. Әдипнең гаилә тормышы котылгысыз аска тәгәри: ул авариягә очрый, зур матур йортларында янгын чыга, хатыны Гөлчәчәк аерылып китә. Ләкин өмет шәмдәлләре бөтенләй үк сүнми әле», дип китапның эчтәлеге белән таныштыра журналның матбугат хезмәте.
- Дилбәр Данис кызы Булатова (Сөләйманова) Чакмагыш районының Кашкар авылында туган. Кашкар башлангыч мәктәбендә укый, 1989 елда – Калмашбаш урта мәктәбен алтын медальгә, 1994 елда БДУның татар-рус филологиясе бүлеген кызыл дипломга тәмамлый.
- Район гәзите «Игенче»дә оештырылган яшь хәбәрчеләр түгәрәгендә шөгыльләнә, «Башкортстан пионеры» гәзитендә тәүге мәкаләләре басыла. Студент елларында «Кызыл таң», «Өмет» гәзитләрендә байтак язмалары, тәүге әдәби тәҗрибәләре дөнья күрә.
- Башкортстан «Китап» нәшриятында басылган өч чәчмә әсәр җыентыгы авторы. Хикәя һәм повестьлары, аларның русчага тәрҗемәләре Башкортстан һәм Татарстан матбугатында даими басылып тора. 1994 елдан «Тулпар» журналында эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз