news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан утлары» китапханәсе сериясендә унөченче китапта Ринат Мөхәммәдиев әсәрләре чыкты

«Казан утлары» китапханәсе сериясендә унөченче китапта Ринат Мөхәммәдиев әсәрләре чыкты

Күренекле язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиевнең «Кыргый атауга сәяхәт» китабына кергән повесть һәм хикәяләре сәяхәтнамәләр жанрында язылган.

Әлеге әсәрләре «Казан утлары» китапханәсе сериясендә унөченче китап булып чыкты. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

«Дөньяның кайсы гына почмагына барып чыкмасын, хәтта кеше аягы басмаган атауда да язучы татар эзләренә тап була. Җәннәт почмагына тиң кыргый утраулар, цивилизацияле илләр турында язганда, язучы сурәтләү чараларын мулдан куллана. Шуңа да әсәрләрне укыганда, укучының күз алдында гүзәл манзаралы картиналар җанлана, ә инде алардагы милли рух халык язмышы турында уйлануларга этәрә», диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot