Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Казан утлары» китапханәсе сериясендә Шәмсия Җиһангирова китабы чыкты
«Казан утлары» китапханәсе сериясендә шагыйрә, радиожурналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангированың «Мәхәббәт ничәү була?» дигән китабы чыкты.
«Кесә китаплары чыга башлагач, укучылар Шәмсия апаның әсәрләрен кесә китабы буларак чыгарып булмасмы, дип мөрәҗәгать итте. Кесә китабын сатучылар да кызыксынды. «Мәхәббәт ничә була?» әсәренең сюжеты бик кызык. Мәктәпне тәмамлаган классташ кызлар 40 елдан соң очраша һәм үзләренең мәхәббәт тарихы турында сөйләшә. Әсәр гыйбрәтле дә, фаҗигале дә», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.
Аның әйтүенчә, китапка Шәмсия Җиһангированың соңгы елларда иҗат иткән чәчмә әсәрләреннән хикәяләре туплап бирелгән. «Шәмсия апаның әдәби теле матур, йөгерек, камил, шул ук вакытта, ул бөтен катлам укучыларга аңлаешлы телдә яза. Геройлары да тормыштан алынган. «Мәхәббәт ничәү була?» кесә китабы «Казан утлары» китапханәсе сериясенең иң укылышлысы булачагына шигем юк», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз