news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан утлары» китапханәсе сериясендә Рәдиф Сәгъдинең «Бер гаилә сурәте» китабы чыкты

«Казан утлары» китапханәсе сериясендә Рәдиф Сәгъдинең «Бер гаилә сурәте» китабы чыкты
Рөстәм Галиуллин

«Казан утлары» китапханәсе сериясеннән унсигезенче китап дөнья күрде. Ул – язучы Рәдиф Сәгъдинең «Бер гаилә сурәте» китабы.

«1990 елларда детектив жанрына хас әсәрләр язып танылу алган язучы Рәдиф Сәгъди бу китапка кергән повестьларында да геройларның эш-хәрәкәтләрен, җинаятьчеләрнең кеше акылына сыйдыра алмаслык вәхшилеген, явызлыгын, кансызлыгын тирән психологик кичерешләр аша, мавыктыргыч сюжетка корып тасвирлый», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

«Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан барлык китапларны маркет-плейсларда табарга мөмкин.

  • Драматург һәм прозаик Рәдиф Сәгъди (Рәдиф Нәҗип улы Сәгъдиев) 1957 елның 17 июлендә Казан шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. 1974 елны урта мәктәпне тәмамлап, Казан театр училищесына укырга керә. 1986–1992 елларда Рәдиф Сәгъди – Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультеты студенты. 2000–2005 елларда Татарстан Язучылар берлегенең матур әдәбиятны пропагандалау бүлеген җитәкли.

  • 2005 елның көзеннән ул «Казан утлары» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире булып эшли. 2005 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. 2007 елдан ул Кәрим Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театрында эшли. Рәдиф Сәгъди – Фатих Хөсни, Дамир Сираҗиев, Туфан Миңнуллин, Шәйхи Маннур, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премияләр лауреаты. 40тан артык пьесалар, повестьлар һәм романнар авторы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100