news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан утлары» китапханәсе сериясендә Лилия Гыйбадуллинаның китабы басылып чыкты

«Казан утлары»  китапханәсе сериясендә Лилия Гыйбадуллинаның китабы басылып чыкты

«Казан утлары» китапханәсе сериясендә Лилия Гыйбадуллинаның «Рәкыйп Хәмитов. Копчёный» китабы басылып чыкты.

Бу – «Казан утлары» китапханәсе сериясендә 14нче китап.

Чаллыда яшәп иҗат итүче язучы, шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның  «Рәкыйп Хәмитов. Копчёный» дип аталган повестенда Яңа Мусабай авылында туып үскән кара чутыр малайның чын мәгънәсендәге көрәш юлы тасвирлана. Дүрт тапкыр Россиянең абсолют чемпионы, 18 тапкыр Чаллы Сабан туе батыры Рәкыйп Хәмитов бик борынгы татар җирләрендә көрәшче геннарының әле исән, аның ни дәрәҗәдә көчле икәнлеген раслаган шәхесләрнең берсе.

Китапның авторы Лилия Фаис кызы Гыйбадуллина Әҗмәт авылында урманчы гаиләсенда дөньяга килә, әнисе ― хастаханәнең шәфкать туташы. Лилиягә шигъри сәләт ерак әбисе Нәсимә Исмәгыйль кызының Иске Жияштәге нәсел тамырларыннан килә. Кызның сәләте Гамил Афзалга багышлап мөхәррият оештырган бәйге барышында кинәттән ачылып китеп, гаҗәеп аһәңле иҗат җимешләре бер-бер артлы туа, газетада дөнья күрә башлый.

Районда уза торган Нур Баян исемендәге фестивальдә 2002, 2003 елларда мактаулы урын ала, «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесендә 2003 елда Гран-прига лаек була. Күренекле шагыйрь Рәдиф Гаташ «Таң кызы» дип атаган Лилия 2004 елда Такталачык урта мәктәбен көмеш медальгә төгәлли, КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультетына имтихансыз кабул ителә, 5 елдан аны кызыл дипломга тәмамлый.

2021 елны ТР Президенты карамагындагы Татар телен саклау комиссиясе инициативасы белән оештырылган ябык әдәби конкурста «Поэзия» номинациясендә 1, 2нче урыннар, «Поэма» һәм «Балалар әдәбияты» номинациясендә 1нче урыннарны яулый.

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы (2009).
«Бэлла» халыкара рус-итальян әдәби премиясе, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия иясе.

Китапны республика китап кибетләрендә һәм «Kazan Express», «Ozon» «Wildberries», «Yandex.Market», «Tatmedia.Shop» маркетплейсларында табарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100