news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан утлары» китапханәсе сериясендә басылган 16нчы китап презентациясе көтелә

«Казан утлары» китапханәсе сериясендә басылган 16нчы китап презентациясе көтелә

«Казан утлары» китапханәсе сериясендә басылган 16нчы китап презентациясе көтелә.

Башкортстанның Балтач районында  яшәп иҗат итүче Аида Хәйртдинованың «Кышкы юл озын иде» китабына кергән повесть һәм хикәяләрендә заманыбызның төрле кешеләре тасвирлана.

Аида Рәдиф кызы Хәйртдинова 1972 елда Башкортстанның Балтач районындагы Көнтүгеш авылында туган. Бүгенге көндә "Балтач таңнары" гәзите редакциясендә эшли. Хикәя, нәсер, новеллалары "Тулпар", "Агыйдел", "Мәйдан" һ.б. газета-журналларда әледән-әле дөнья күреп килә. 
 
Барлык әдәбият сөючеләрне китап презентациясендә көтеп калабыз.

Үткәрелү вакыты: 21 декабрь 14:00 сәгать.
Үткәрелү урыны: Декабристлар урамы, 2 йорт, «Әдәби кафе».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100