news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Казан утлары" әдәби журналы хикәя конкурсы игълан итте

2017 ел азагына кадәр дәвам итәчәк бәйгедә балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә катнаша ала.

(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанда нәшер ителүче "Казан утлары" әдәби журналы иң шәп хикәяләргә ачык конкурс игълан итә. Хикәяләр 2017 елның азагына кадәр kazanutlari@yandex.ru адресына кабул ителә. Хатның темасын "Хикәя яза аласызмы?" дип билгеләргә кирәк. Хикәяләрнең саны чикләнми, ә менә күләмнәре чикләнә: стандарт бит (60ар тамгалы 30 юл) саны 15тән артмаска тиеш, дип хәбәр ителә журналның kazanutlary.ru сайтында.

Җиңүчеләрне премияләр көтә: I урынга (бер премия) – 10 мең сум, II урынга (ике премия) – 5әр мең сум, III урынга (өч премия) – 3әр мең сум каралган.

Бу иҗади бәйге журнал редакциясе тарафыннан хәзер ел саен үткәрелә. 2016 елда оештырылган бәйгенең нәтиҗәләре февраль санында басылачак.

Бәйгедә балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә катнаша ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot