news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Казан усадьбасы”ның беренче чираты ел ахырында тапшырылачак

“Ак Барс” банкы коттедж бистәсендә 110 йортның төзелешен финанслаган

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Сентябрьдә “АК БАРС” Банкы” ААҖ “Казан усадьбасы” коттедж бистәсенең инвестицион-төзелеш проектын планлы рәвештә финанслаган. Финанслау күләме билгеле срокта 110 йорт төзелешенең беренче чиратын тапшыру өчен җитә.
"Ак Барс" банкы "Ак Барс-Эстейтинг" девелопер компаниясенең стратегик партнеры булып тора. “Казан усадьбасы” коттедж комплексы төзелеше проект гамәлгә куелган көннән башлап банк тарафыннан финанслана, бу төзелешне туктатмыйча алып барырга мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта беренче чираттагы төзелеш һәм бистә эчендәге коммуникацияләр үткәрүне төгәлләү эшләренә барлык көч куела. Икенче чираттагы йортлар төзелешен киләсе елның ахырында тәмамларга планлаштыралар. Барлыгы 265 ике катлы коттедж һәм инфраструктуралар булдыру планлаштырыла.
Коттедж комплексында яшәүчеләргә төрле хезмәтләр күрсәтеләчәк. Сәүдә-административ бина кибет, кафе, химик чистарту, автоюгыч, күп функцияле банкомат, каравыл биналары, торак милекчеләре ширкәте һәм башка хезмәтләр булдырырга ниятли. “Казан усадьбасы”нда яшәүчеләрнең бизнесларын үстерү мөмкинлеге дә бар, чөнки сәүдә-административ бинаның икенче каты офислар өчен билгеләнгән.
“Казан усадьбасы”нда югары дәрәҗәдә уңайлы шартлар тудыру өчен фитнес үзәк төзү планлаштырыла. Биредә тренажер һәм гимнастика залы, бассейн, даруханә һәм медпункт, шулай ук балалар бүлмәсе, матурлык салоны һәм SPA каралган.
Якын тирәдә сулыклар булмау сәбәпле, төзелешне алып баручы компания биредә яшәүчеләргә фонтаннарга һәм күлгә карап соклану мөмкинлеге тудырырга карар итте. Коттедж комплексы экологик чиста урында урнашкан, аны урман уратып алган, ә ясалма сулыклар матур табигатьне тулыландыра.
Комплексның, шулай ук һәр коттеджның торышы, коттедж комплексында коммуналь хезмәтләр күрсәтү белән бәйле мәсьәләләрне идарә итүче компания үз өстенә ала. Ул территорияне чистарту, чүп-чар чыгару, инженер челтәрләренә хезмәт күрсәтү һәм биредә яшәүчеләр теләге белән өстәмә сервис хезмәтләре өчен дә җаваплы.
"Ак Барс-Эстейтинг" компаниясенең офис адресы: Казан шәһәре, Щапов ур., 16/30, тел. 238-08-53, www.KazanUsadba.ru.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100