news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан уртача хезмәт хакы күләме буенча Россия шәһәрләре унлыгына керде

Игъланнар сайты мәгълүматы буенча, Татарстан башкаласында уртача хезмәт хакы күләме 33,7 мең сум тәшкил итә.

(Казан, 5 апрель, "Татар-информ"). Декабрь-февраль йомгаклары буенча Казан уртача хезмәт хакы күләме буенча Россия шәһәрләре унлыгына кергән. Шундый нәтиҗәне билгеле игъланнар сайты ясаган.

Сайттагы мәгълүмат буенча, Татарстан башкаласында уртача хезмәт хакы күләме 33,7 мең сум тәшкил иткән. Чаллы кешеләре 31,8 мең сум, Түбән Кама халкы 31,1 мең сум, Әлмәтлеләр 30,1 мең сум уртача хезмәт хакы алып эшли. Казанда иң зур хезмәт хакын менеджмент буенча тәкъдим итәләр (58,4 мең сум).

Эш эзләүчеләрнең 60 проценты ир-атлар булуы ачыкланган. Россия күләмендә исә эш эзләүчеләрнең 53 проценты хатын-кызлар, 47 проценты - ир-атлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot