news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан урта махсус уку йортлары студентларын ТАССР тарихын белүдә тикшерәчәкләр

Белем бирү уеннарында республиканың урта махсус уку йортларыннан 18 команда катнашачак.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). 19 февральдә В.П. Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллиятендә «ТАССР — Татарстан Республикасы. 1920-2020 еллар» республика студентлар интеллектуаль уены үтә. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Уенда республиканың урта махсус уку йортларыннан барлыгы 18 команда катнашачак. Катнашучылар ТАССР төзелү, 1920-1930 елларда Татарстан әдәбиятын һәм мәдәниятен үстерү буенча һәм башка күп кенә белемнәрен күрсәтәчәкләр.

Чара кысаларында шулай ук «Урта һөнәри белем бирү студентлары арасында гуманитар һәм социаль-икътисади цикллар дисциплиналарын өйрәнгәндә милли үзаң формалаштыру» темасына түгәрәк өстәл узачак. Анда студентлар белән интеллектуаль уенга килгән педагоглар катнашачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100