news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан урамында йөргән тавис кошларын видеога төшергәннәр

Кадрга эләккән кошлар зоопарктан качкан булуы ихтимал.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Казан кешесе шәһәр урамнарында йөргән тавис кошларын видеога төшергән. Бу турыда социаль челтәр кулланучылары хәбәр итә..

Кадрлардан күренгәнчә, берничә тавис кошы Казанның бер урамындагы таш койма янында йөриләр.

Шаһитлар аларны шәһәр зоопаркыннан качкан дип фаразлый. Кошлар зоопаркта да вольерлардан чыгып йөриләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot