news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан урамында машина түбәсенә әйләнеп капланган

Җәяүлеләр чыга торган урын янында булган авария кадрлары социаль челтәрләрдә таралды.

(Казан, 4 гыйнвар, "Татар-информ"). Казан үзәгендә әйләнеп түбәсенә капланган автомобильне шаһитлар видеога төшереп алган. Әлеге кадрлар социаль челтәрләрдә таралды.

Вакыйга кичә, пәнҗешәмбе көнне, Киров дамбасында булган.

Автомобиль юлдан очып чыккан. Җәяүлеләр чыга торган урын янында түбәсенә капланган җиңел машина ятуы видео кадрларында күренә. 

Авария сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot