news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан урамында җиңел машина түбәсенә капланган

"Ватан" спорт комплексы тирәсендә ике машина бәрелешкән.

Казан урамында җиңел машина түбәсенә капланган
соцсети

(Казан, 14 ноябрь, "Татар-информ"). Казан урамында "Рено" җиңел машинасы түбәсенә әйләнеп капланган. Бу урыннан фотолар һәм видео социаль челтәрләрдә таралды.

Юл һәлакәте Короленко урамында була. "Ватан" спорт комплексы тирәсендә ике машина бәрелешә.

Кадрларда караңгы төстәге "Форд" машинасы күренә, аның артында авария билгесе бар. Аннан бераз читтәрәк "Рено" машинасы ята. Ул түбәсе белән асфальтта тора һәм бер якка хәрәкәтне тулысынча диярлек каплаган.

Юл һәлакәтенең сәбәпләре һәм имгәнүчеләр турында белешмә ачыклана.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot