news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан урамында адашкан бәрән аркасында “бөке” барлыкка килгән

Автомобильчеләр арасында бәрән җитди борчылу тудырган.

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”). Казан урамында адашкан бәрән йөрү сәбәпле, юлда “бөке” барлыкка килгән. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар шәһәрнең төрле почмакларыннан бәрән фотосын куя.

Беренче тапкыр бу хайванны трамвай юлларында күреп алганнар. Шаһитлар язуынча, ул “Тектоник” тукталышына таба киткән.

Соңрак бәрәнне Космонавтлар урамында очратканнар. Хайван автомобильчеләр өчен җитди борчылу тудырган. Алар хайванны таптатмаска тырышкан. Шулай итеп юлда “бөке”ләр хасил булган.

Соңрак бәрәннең кая китүе турында хәбәр юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot