news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан урамы буйлап йөргән төлкене видеога төшергәннәр

Кыргый җәнлек Адоратский урамындагы йорт ишегалдында йөргән.

Казан урамы буйлап йөргән төлкене видеога төшергәннәр
соцсети

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Казанда урам буйлап йөргән төлкене видеога төшергәннәр. Видео социаль челтәрләрдә чыкты.

Төлкене Адоратский урамындагы йортларның берсендә яшәүчеләр видеога төшергән. Кадрларда төлкенең кешеләрдән курыкмавы, кар көртендә утыруы һәм йорт территориясендә тыныч кына йөрүе күренә.

Кыргый хайван кемнеңдер йортында яши торган җәнлек булып, хуҗаларыннан качуы ихтимал.

news_right_1
news_right_2
news_bot