news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан урамнарыннан тәүлек эчендә 266 тонна кар чыгарылган

Татарстан башкаласы юллары бозлавыкка каршы 38 тонна махсус матдә белән эшкәртелгән.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 266,5 тонна кар чыгарылган. Шәһәр урамнарын чистартуда 192 берәмлек махсус техника һәм 401 юл эшчесе хезмәте файдаланылган. Бу хакта башкала мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан юлларына 38 тоннадан артык бозлавыкка каршы матдә сибелгән, шул исәптән 6,4 тонна реагент кулланылган.

Бүген юлларны кардан чистартуга 194 юл эшчесе чыккан һәм 145 берәмлек махсус техника эшли.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot