news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан урамнарыннан өч көндә 5,5 мең тоннага якын кар чыгарганнар

Агымдагы елның беренче өч көнендә Казан урамнарыннан 5475 тонна кар чыгарылган. Бу хакта шәһәр администрациясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Көн саен магистральләрне кардан чистартуга 383 берәмлек махсус техника һәм подряд оешмаларының 479 юл хезмәткәре чыга, ә ишегалларында идарәче компанияләрнең эшчеләре җәлеп ителгән», – диелә хәбәрдә.

Бәйрәмнәрдә көн саен шәһәр урамнарыннан 1,4 мең тонна кар чыгарыла, бу гадәти көннәргә караганда, өчтән бер өлешкә диярлек күбрәк.

Казан юлларында өч көндә бозлавыкка каршы 1,3 мең тонна реагент һәм ком-тоз катнашмасы тотылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100