news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан урамнарыннан бер тәүлектә 7 мең тоннадан артык кар көрәп чыгарылган

Бүген көндез исә 300дән артык махсус техника һәм 350ләп юл эшчесе юлларда эшне дәвам иттерә

(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Үзган тәүлектә Казан урамнарыннан 7,28 мең тонна кар көрәп чыгарылды һәм 154 тонна тозлы ком сиптерелде. Юлларны чистартуда барлыгы 564 берәмлек техника эшләде, 377 эшче җәлеп ителде, дип хәбәр итә Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр буенча бүлеге.

Бүген көндез исә 300дән артык махсус техника һәм 350ләп юл эшчесе юлларда эшне дәвам иттерә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot