news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан урамнарыннан бер тәүлек эчендә 8 мең тоннадан артык кар чыгарып түгелгән

Бүген урамнарны кардан арындыруда 515 эшче һәм 306 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.

Казан урамнарыннан бер тәүлек эчендә 8 мең тоннадан артык кар чыгарып түгелгән
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 8 мең тоннадан артык кар чыгарып түгелгән, дип хәбәр ителә Казан мэриясе порталында.

Урамнарны кардан арындыруда 576 эшче һәм 620 берәмлек махсус техника катнашкан, диелә мэрия хәбәрендә.

Бер тәүлек эчендә шәһәр урамнарында 88 тоннага якын бозлавыкка каршы материал, шул исәптән 14 тонна реагент һәм 74 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.

Бүген урамнарны кардан арындыруда 515 эшче һәм 306 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.

Декабрь башыннан алып Казан урамнарыннан барлыгы 188,5 мең тонна кар чыгарып түгелгән, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot