news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан урамнарындагы 188 транспорт һәлакәтенең 14е кешеләргә бәла китерүгә сәбәпче булган

Бер тәүлектә башкалада 1606 шофер һәм 297 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган

(Казан, 21 май, “Татар-информ”). Узган тәүлектә Казан урамнарындагы 188 транспорт һәлакәтенең 14е кешеләргә бәла-каза китерүгә сәбәпче булган: транспорт 8 җәяүлене бәрдергән һәм шуларның 2се бала; берсе кискен тукталу, икенчесе ишеге ачык килеш кузгалу нәтиҗәсендә, “кызыл автобус”ларда 1 әр пассажир егылган. Зыян күрүчеләрнең, нигездә, баш мие селкенгән, умыртка баганасы сынган, күкрәк читлеге бәрелгән һәм аяк-кул сөякләре сынган яки бик нык бәрелгән, сыдырылган.

Республика башкаласы эчке эшләр идарәсенең юлларда хәрәкәт иминлеге инспекциясе хәбәр иткәнчә, үткән тәүлектә Казанда автомобиль белән идарә итүче 1606 кеше һәм 297 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Рульдәгеләрнең 263е каршы як хәрәкәт юлына чыккан, 104е куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган, 48е пассажир ташу кагыйдәләрен бозган (шул исәптән балаларны махсус каешларсыз, креслосыз утыртып барган), 14е исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән.




news_right_1
news_right_2
news_bot