Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан урамнарында «Татарстан махсус операциядә» яңа интерактив күргәзмәләре урнаштырылды
Казан урамнарында урнаштырылган яңа күчмә күргәзмәләр Татарстаннан Россия Геройларының батырлыклары турында сөйли.
Яңартылган «Татарстан махсус хәрби операциядә» интерактив урам күргәзмәсе Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары арасында популяр булган Бауман җәяүлеләр урамында, «Корстон» янында һәм «ТАТМЕДИА» бинасы каршында урнаштырылган.
Мондый формат Казан урамнарында бер елдан артык элек барлыкка килде, Күчмә күргәзмәләр Казанда яшәүчеләр арасында бик популяр булды. Шушы вакыт дәвамында Татарстаннан тагын 3 хәрби хезмәткәргә Россия Герое исеме бирелде.
Татарстанда махсус хәрби операция барышында югары исемгә лаек булган 17 Россия Герое бар. Шуларның сигезенә бу исем үлгәннән соң бирелде. Күргәзмәдә һәр геройның батырлыгы турында мәгълүмат күрсәтелгән.
Стендларда шулай ук Татарстанда оештырылган легендар «Алга», «Тимер» һәм «Батыр» исемле батальоннары турында да белергә була.
Моннан тыш, күргәзмәгә килүчеләр махсус хәрби операция башланганнан бирле күпме Украина техникасына зыян китерелүе, безнең хәрбиләр ничек M1 Abrams Америка танкын юк итүе турында белә һәм махсус операция катнашучыларының сленгы белән таныша ала.
Фото: АО «ТАТМЕДИА»
Стендларның берсендә QR-код урнаштырылган. Аның аша кереп Татарстан геройларының батырлыклары турында ясалма фәһем ярдәмендә ясалган эксклюзив видеороликлар сериясен карап була.
Роликларны сылтама аша кереп карарга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз