news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан урамнарында пилотсыз “КАМАЗ” автобусы йөргән видео социаль челтәрдә чыкты

Машинаның тышкы кыяфәте күренми, аны япма белән каплап йөрткәннәр.

(Казан, 29 май, “Татар-информ”). Пассажирлар өчен "КАМАЗ"  пилотсыз автобусы Казан буйлап тест рәвешендә йөргән. Бу машинаны видеога төшереп, социаль челтәрләргә куйганнар.

Ул дүрт тәгәрмәчле зур булмаган автобус. Машинаның тышкы кыяфәте күренми, аны япма белән каплап йөрткәннәр.

Видеода автомобиль тент астыннан чыгып, зур булмаган тизлектә тигез генә барып, борылышны уза һәм туктый.

Әлеге урынга “Татар-информ” корреспонденты килү белән тентны тиз арада ябып куйганнар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot