news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан урамнарында кар чистарту машиналарын Яңа ел атрибутикасы белән бизәячәкләр

Татарстан башкаласы урамнарын кардан арындыру өчен 300 берәмлеккә якын махсус техника чыгачак.

Казан урамнарында кар чистарту машиналарын Яңа ел атрибутикасы белән бизәячәкләр
kzn.ru

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның Совет районы урамнарында эшләячәк кар чистарту техникасын Яңа ел атрибутикасы – кабина башына куелган кызыл калфаклар белән бизәячәкләр. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан башкаласы урамнарын кардан арындыру өчен 286 махсус машина һәм 442 эшче чыгачак, дип белдерделәр Тышкы төзекләндерү комитетында.

Карны 25 октябрь, Батурин, Восстание, Габишев, Гладилов, Ершов, Ибраһимов, Калинин, Королев, Кремль, Нариманов, Париж Коммунасы, Попов, Федосеевская, Халтурин, Черноморская, Аграр, Болотников, Восход, Гагарин, Дружба, Заря, Ипподром, Касаткин, Космонавтлар, Лукницкий, Павлюхин, Пионерлар, Пушкин, Фрунзе, Клара Цеткин, Чехов урамнары һәм Ирек мәйданыннан чыгарып түгәчәкләр.

Автобус тукталышлары, тротуарлар (һ.б.) кардан арындырып, юлларга ком сибәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100